2019 елның 2 октябрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә, инструменталь контроль чаралары кулланып, техник карау уздырылды.
Техник карау уздыру барышында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, янгын сүндерү чараларын комплектацияләү, тракторчы-машинист белгечлегенә өйрәтү, таныклыклар алу һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына категория ачу мәсьәләләре буенча сораулар бирелде. Дәүләт техник күзәтчелек эше буенча шикаятьләр һәм гаризалар алынмады.
С.М.Дудин – Чистай шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.