Яшел Үзән механика көллиятендә имтихан булды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 3 октябрендә "Яшел Үзән механика көллияте" ДАҺБУ базасында календарь график нигезендә "В", "С", "Д", "Е" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан булды. Сынау тапшырырга теләк белдергән 16 студент арасыннан 14е имтиханга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханнарны беренче тапкырдан ук 11 студент тапшырды, алар укуына карап тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International