23 сентябрь көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе булып узды, анда 2019 елның 8 аенда Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге эше турында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Балантаев Сергей Анатольевич чыгыш ясады. Докладта бүлекнең узган елның шул ук чорындагы эш күрсәткечләре китерелде. Ахырда район башлыгы Р.Х.Сафиуллов бүлек эшенә уңай бәя бирде һәм районның агросәнәгать комплексына күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте. Шулай ук район авыл җирлекләре башлыкларын хезмәттәшлеккә чакырды.
Балантаев Сергей Анатольевич – Татарстан Республикасы Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.