Хөрмәтле ветераннар! Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкының өлкән буын вәкилләре!

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Сез сугыш елларындагы авыр чорларны кичердегез, тыныч вакытта тырышып һәм намус белән хезмәт иттегез. Нәкъ менә сез күпсанлы күркәм традицияләргә нигез салдыгыз, бүген – рухи мәдәният һәм әхлакны саклаучылар, эшкә, якын кешеләргә һәм җәмгыять тормышына җаваплы һәм битараф булмаган караш өлгесе булып торасыз.

Яшәү тәмен җуймыйча, Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телибез. Бәхет һәм иминлек сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International