2019 елның 30 сентябрендә "ТЕХНО" заводы ҖЧҖ филиалында үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга еллык техник карау уздырылды. Техниканы тикшергәндә руль идарәсе һәм тормоз системасы, ут һәм тавыш сигнализациясе төзеклегенә, шиннар торышына, тизлек күчергәндә двигательне эшләтеп җибәрүнең блокировкасына, агрегатларның номерларының тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, медицина аптечкалары һәм ут сүндергечләр белән комплектлауга аерым игътибар бирелде. Тикшерү өчен тәкъдим ителгән 15 үзйөрешле машинаның барысына да техник карау узу турында таныклыклар бирелде.