Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы техникасы техникумында имтиханнар узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 25 сентябрендә "Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы техникасы техникумы" ДАҺБУ базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е" һәм "F" категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнарга 37 укучы кертелде, шуларның 20се төрле категория буенча имтихан тапшырды. 8 укучы сынауда катнашмады. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак.

Кабат имтихан 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә узачак.

 

Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International