Алабуга муниципаль районының "ДИАЗ" УҖП ҖЧҖ автомәктәбендә имтихан булды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрьдә "Диаз" УҖП ҖЧҖ автомәктәбе базасында "В", "С" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга 16 кеше кертелде. 11 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешне "ВС" категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 11 кеше тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар әлеге категория буенча тракторчы-машинист таныклыгын алачак. Имтихан тапшырмаучылар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International