Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегендә гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте, очрашу барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларына уку һәм бу таныклыкларны бирү процессын оештыру мәсьәләләре каралды.