Әгерҗе районында дәүләт техник күзәтчелек ветеранын котлау

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

24 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлеге башлыгы Гыймазов Камил Вәгыйз улы, Әгерҗе муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге башлыгы Йосыпов Фоат Габдрахман улы белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы исеменнән дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Шәйдуллин Марс Гайнулла улын якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котлады. Барлык ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International