20 сентябрьдә Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 8 айлык эш йомгаклары буенча күчмә киңәшмә узды.
Киңәшмә тәмамланганнан соң, Сарман аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Ярышлар дүрт зона командасы һәм идарә аппараты арасында узды. Белгечләр таяк тартышу, гер күтәрү, аркылы тартылу, дартс, волейбол, аркан тартышу һәм командалар арасында эстафетада үз осталыкларын күрсәтте. Барлык җыелган баллар суммасы буенча "Восток" командасы спартакиадада җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы ярышларның аерым төрләре буенча җиңүчеләргә мактау грамоталары, шулай ук "Восток" командасы капитанына күчмә кубок тапшырды.