Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе коллективы Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлый!
Безнең республика үзенең бай тарихы, традицияләре һәм кабатланмас милли колориты белән дан тота. Әмма Татарстанның төп байлыгы – ул республика халкы, ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән кешеләр. Республикада социаль өлкәне үстерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, Татарстанның алга таба үсеше һәм казанышлары, Ватаныбызның куәтен торгызу өчен ниятләнгән планнарның уңышлы тормышка ашуын, тынычлык, игелек һәм иминлек телибез.
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы