Питрәч муниципаль районында уртак "Комбайн" профилактик операциясе уза

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Август ахырында Питрәч муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч һәм Биектау муниципаль районнары инженер-инспекторлары В.В.Максимов һәм Р.А.Гарипов "Комбайн" профилактик операциясе кысаларында уртак рейд үткәрде. Тикшерү вакытында техниканың янып китү, бәхетсезлек очракларын һәм имгәнүләрне булдырмау чараларын үтәү, комбайннарның янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылуы, әйләнүче механизмнарда саклагыч күннәр булуы, ут һәм тавыш сигнализациясе приборларының төзеклеге, шулай ук теркәү документлары, механизатор таныклыклары булу-булмавы һәм техник карау узу турындагы таныклыклар тикшерелде. Үткәрелгән операция барышында түбәндәге хуҗалыкларның ашлык җыю комбайннары тикшерелде: "ПКЗ Казанский" ҖЧҖ, "Кощаковский АХП" ҖЧҖ "СОЯ- Кулаево" ҖЧҖ, "Рацин-Шали" ҖЧҖ, Л.Р.Хөсәенов, С.А.Никитин крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 18 берәмлек техника каралды. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча 3 күрсәтмә бирелде һәм кисәтү чыгарып, 1 административ беркетмә төзелде.

В. В. Максимов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International