Яңа Чишмә муниципаль районында "Комбайн" операциясе дәвам итә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 29 июлендәге 01-05/170-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Яңа Чишмә районында "Комбайн" операциясе дәвам итә. Рейдлар барышында техник торышка, теркәү документларына, техник карау узу турында таныклыкларга, тиешле категориядәге техника йөртү таныклыклары булу-булмауга, беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлануга, комбайннарның чисталыгына игътибар бирелә. Ачыкланган бозулар буенча вазыйфаи затларга, бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелә, тупас бозулар өчен гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

 Операция башланганнан бирле барлыгы 8 күрсәтмә бирелде, 5 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

 

Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International