2019 елның 26 августында "Казан дәүләт аграр университеты" ЮБ ФДБМУ базасында тракторларга һәм үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Машиналарның техник торышына, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. Техник карауга 13 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы тикшерүне уңышлы узды, нәтиҗәдә алар буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелгән.
М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.