Балтач муниципаль районында "МДСУ-1" ҖЧҖ үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 елның 15 августында "МДСУ-1" ҖЧҖдә еллык техник карау уздырылды, анда 55 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклеге, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүе, йөртүченең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы каралды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 50 берәмлек техник карап чыгу кагыйдәләре таләпләренә туры килде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 5 берәмлек техника буенча техник карау актлары төзелде.

 

Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International