Сарман муниципаль районы аграрчылары өчен урып-җыю чоры килеп җитте. Соңгы елларда районның ашлык җыю техникасы тагын да заманча маркалар белән тулылана, алар тагын да күбрәк игътибар таләп итә, техник торышы буенча гына түгел, ә эш барышында куркынычсызлык техникасы нормаларын үтәү буенча да. Урып-җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү бу чорда иң мөһим бурычларның берсе.
Шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 29.07.2019 ел, №01-05/170-пр боерыгы нигезендә, 2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр, комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләүне, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү, үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү максатларында, "КОМБАЙН" операциясе үткәрелә.
Әлеге "операция" кысаларында Сарман муниципаль районында да профилактик рейдлар үткәрелә. 14 һәм 16 август көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары бүлекләре тарафыннан уртак профилактик рейдлар уздырылды
Басуларда эксплуатация вакытында урып-җыю комбайннарын тикшергәндә түбәндәге мәсьәләләргә игътибар бирелде:
Дәүләт номеры билгесе, теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булу-булмавына;
Ут сүндергечләр, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез беблән җиһазланышка;
Тавыш һәм яктырту приборларының булуына һәм төзеклегенә;
Чисталыкка, ягулык, май агу урыннарының булмавына; двигательләрнең торышына һәм гомумән техник хезмәт күрсәтүгә.
Профилактик рейдлар барышында "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Җәлил" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Сарман" агрофирмасы ҖЧҖ, "Сарман аграр көллияте" ДАҺБУ һәм районның фермер хуҗалыклары карамагында булган 31 комбайн һәм 9 трактор тикшерелде.
Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр үткәрелде, техник куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатылды.
Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, 3 күрсәтмә бирелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

