Республикада "Комбайн" операциясе дәвам итә. 15 һәм 16 август көннәрендә Тәтеш муниципаль районында район хуҗалыкларында, физик затларда булган ашлык җыю комбайннарына тикшерү үткәрелде. 11 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган өч хокук бозу буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылды. Хуҗалык механизаторлары белән куркынычсызлык техникасын үтәү һәм урып-җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде. Хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю эшләрен оештыру һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җитешсезлекләр күрсәтелде.
Балантаев Сергей Анатольевич – Татарстан Республикасы Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.