29.07.2019 ел, №01-05/170-пр боерык нигезендә, 2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" исеме астында үзара тикшерү буенча уртак рейдлар уза. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе аны комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү, мөлкәтне, әйләнә-тирә мохитне саклау, травматизмны киметү, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү буенча дәүләт күзәтчелеге функцияләрен гамәлгә ашыру максатларында уздыра. Операция барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар юнәлтеләчәк: комбайннарны теркәү һем техник карау узу кагыйдәләрен үтәү; куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү (инструктаж уздыру, техника өчен җаваплы затлар булу), янгын хәвефсезлеге; комбайннарның теркәү мәгълүматларына туры килүе һәм аларның техник торышы; кирәкле документлар булу (теркәү турында таныклык, "F" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык). Рейдлар барышында, ЮХИДИ катнашында, 23 комбайн тикшерелде, шуларның 3 берәмлеге билгеләнгән таләпләрне бозып файдаланыла иде.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.