Әлки муниципаль районында "Комбайн" операциясе үткәрелә

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында "Комбайн-2019" операциясе кысаларында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженерлык хезмәте белән берлектә, район кырларында эксплуатацияләгәндә ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча чираттагы рейдлар уза. Теркәү документларына, тиешле категорияле рөхсәт таныклыгына, техник карап чыгу узу турында таныклыкларга, аптечкаларга, янгын сүндерү чараларына, яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр үткәрелә, өстәмә рәвештә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да аңлатыла. Рейд барышында 64 комбайн тикшерелде, тракторчы-машинистларга һәм бер вазыйфаи затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде.

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International