Чистай муниципаль районында "Комбайн 2019" профилактик операциясе уза

2019 елның 16 августы, җомга

Ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник тикшерүләрен үткәрү вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, аларның үтәлешен һәм тулылыгын тикшерү, сакланышын профилактикалау, урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү зарурилыгы максатларында 2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр, Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, башка районнардагы бүлекләрнең башлыклары, инженер-техник хезмәткәрләр катнашында шартлы рәвештә "Комбайн операциясе-2019" дигән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар үткәрелә.  Басуларда эксплуатацияләгәндә ашлык җыю комбайннарына сайланма рәвештә уртак тикшерүләр оештырылды, аерым игътибар түбәндәге мәсьәләләргә бирелә:

Дәүләт номеры билгесе, теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булу-булмавына,

Комплектлылыкка: ут сүндергечләр, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез;

Тавыш һәм яктырту приборларының булуына һәм төзеклегенә;

Ягулык, май агу урыннарының булмавына; двигательләрнең торышы һәм гомумән техник хезмәт күрсәтүгә.

Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм вазыйфаи затларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп күрсәтмәләр бирелә. Шулай итеп, 2019 елның 5 августыннан башлап уздырылган тикшерүләрдә Чистай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 19 ашлык җыю комбайны карап тикшерелде, җитәкчеләргә 6 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан катгый контрольгә алынды.

 

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International