Кайбыч муниципаль районында "Комбайн 2019" профилактик операциясе уза

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 15 августында Кайбыч районында, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгының уртак "Комбайн операциясе"н уздыру турындагы боерыгы нигезендә Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф.Солтанбәков һәм М.Н.Серебряков уртак рейд үткәрде.

      Тиешле категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ут сүндергечләр, медицина аптечкасы, су белән фляга, тавыш һәм яктырту приборлары булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар ителде. Рейд барышында 12 комбайн тикшерелде, 1 күрсәтмә бирелде.

     Әлеге чара ашлык җыю комбайннарын куллануга күзәтчелек итү, аларның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве максатында 2019 елның 30 августына кадәр үткәрелә.

М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International