14 августта Сарман муниципаль районында чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды. Район игенчеләре тарафыннан барлыгы 9 берәмлек чөгендер җыю комбайны һәм 2 төягеч техника карауга куелды. Техниканы техник тикшергәндә руль идарәсе һәм тормоз системасы, ут һәм тавыш сигнализациясе төзеклегенә, шиннар торышына, тизлек күчергәндә двигательне эшләтеп җибәрүне блокировкалауга, агрегатларның номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмауга аерым игътибар бирелде.
Агрофирмалар техниканың август ахырына планлаштырылган урып-җыюга яхшы әзерлектә булуын күрсәтте. Якын арада техник карап чыгуны узган барлык техника техник карап чыгу узу турында таныклык алырга тиеш.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.