Алабуга муниципаль районында "Комбайн-2019" операциясе кысаларында район кырларында эксплуатацияләгәндә ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча чираттагы рейдлар уза. Теркәү документларына, тиешле категорияле рөхсәт таныклыгына, техник карап чыгу узу турында таныклыкларга, аптечкаларга, янгын сүндерү чараларына, яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр үткәрелә, өстәмә рәвештә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да аңлатыла. Рейдлар вакытында 15 комбайн тикшерелде, 1 күрсәтмә бирелде.
Марсель Шияпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.