Азнакай муниципаль районында "Комбайн" операциясе

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында "Комбайн-2019" операциясе кысаларында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженерлык хезмәте белән берлектә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы кырларында эксплуатацияләгәндә ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча чираттагы рейдлар уза. Теркәү документларына, тиешле категорияле рөхсәт таныклыгына, техник карап чыгу узу турында таныклыкларга, аптечкаларга, янгын сүндерү чараларына, яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр дә үткәрелә, өтәмә рәвештә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатыла. Рейд барышында 15 комбайн тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде.

Руслан Мәннаф улы – Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International