Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр "Комбайн" профилактик операциясе үткәрелә. Уртак рейдлар Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары, күрше районнардан инспекторлар, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары катнашында оештырылачак. Тикшерүләр үткәргәндә комбайннарның теркәү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә; теркәлү кагыйдәләренең үтәлешенә; техник карауны үз вакытында уздыруга; тракторчы-машинистларның тиешле категориядәге транспорт чарасын йөртүгә таныклыгы булу-булмавына; янгын сүндерү чараларына, су савтына, аптечкага, комбайнның чисталыгына, ягулык һәм май тамып торган урыннарның булмавына аерым игътибар бирелә. Рейд барышында ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында 12 комбайн тикшерелде, шуларның 2 берәмлеге таләпләрне бозып файдаланыла иде.
Альберт Талипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.