Кама Тамагы муниципаль районында физкультурачылар көненә багышланган чаралар

2019 елның 13 августы, сишәмбе

2019 елның 10 августында Кама Тамагы муниципаль районында физкультурачылар көненә багышланган чаралар узды. Жюри составына район Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Хәмит Гайнуллин да керде. Мини-футбол, бадминтон, өстәл теннисы, шашка, шулай ук ике төр ярыш буенча көч сынашулар булды: трактор йөртү күнекмәләре күрсәтелде һәм механизаторлар 300 метрга йөгерде. Трактор йөртү бурычларына түбәндәгеләр керде: йөк сайлау, каршылыкларны җиңү, тизләтеп йөрү, мишеньга йөк кую. Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Талов Владимир күрсәтте, хатын-кызлар арасында – Сафина Гөлфия – Красновидово авыл җирлеге вәкилләре.

 

Хәмит Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International