Уңай һава шартлары башлану белән урып-җыю кампаниясе дә тулы көченә башланып китте. "Комбайн-2019" профилактик операциясен уздыру кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге кырларда урып-җыю эшләрен оештыруны тикшерү буенча рейд оештырды. "Ташкын" ҖЧҖ, "Башак" ҖЧҖ, "Чишмә" ҖЧҖ, "Алга" ҖЧҖ хуҗалыкларын тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге хуҗалыкларның эше янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү өлешендә канәгатьләнерлек дип табылды. Барлык урып-җыю комбайннары төзек өч ут сүндергеч белән тәэмин ителгән. Барлык хуҗалыкларда да басуларда янгын сүндерү буенча күчмә техника бар. Шулай ук механизаторлар белән ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.