Саба муниципаль районында машина-трактор паркы яңартыла

2019 елның 9 августы, җомга

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә машина-трактор паркын яңарту программасы кысаларында Саба муниципаль районының "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан узган атнада ашлык җыя торган 10 берәмлек Acros-585 комбайны һәм John Deere 8300i һәм John Deere 8200i маркаларындагы 2 берәмлек терлек азыгы җыю комбайны сатып алынды һәм уңышлы гына районга кайтарылды. Шулай ук якын арада Buhler Versatile тракторын һәм К-742-Р2 тракторын китерү дә көтелә. 10 данә Acros-585 ашлык җыю комбайны Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегендә теркәлде һәм техник карап чыгу узу турында таныклыклар бирелде.

 

 

Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International