10 августта Алексеевск бистәсенең Воскресенский храмы мәйданында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, "Медовое раздолье" россиякүләм фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны оештыручылар – "Татарстан умартачылары" төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" авыл хуҗалыгы эшкәртү-тәэмин итү кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы хакимияте. Фестивальнең эш программасы кысаларында республика умартачылары өчен семинар оештырылачак. Аның төп максаты – умартачылар һәм умарта тикшерүчеләр арасында аралашу, инновацияләр белән танышу, җыелган проблемалардан чыгу юлларын бергәләп эзләү. Чарада катнашучыларны бал продукциясе ярминкә-күргәзмәсе, яңалыклары булган умартачылык инвентаре, "Контроль сатып алу" принцибы буенча бал дегустациясе, чәй дегустациясе, шулай ук "Иң яхшы умартачы" исеменә команда конкурслары һәм концерт программасы булачак. Чарада катнашу өчен теләге булган һәркем бал һәм алма продукциясен алып килә ала. Балалар өчен кече сабантуй һәм бал темасына рәсем конкурсы оештырылачак. Чарада катнашу бушлай.
Тулырак мәгълүматларны сайттан белергә була: pchelovod.tatar.
http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1531176.htm