2019 елның 31 августында "Татавтодор" АҖ Мамадыш филиалында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карау барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә: тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына, йөртүченең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Тикшерү барышында техник карау узган тракторларга техник карап чыгу узу (файдалануга рөхсәт) турында таныклыклар бирелде, төзек булмаган техникага техник карау актлары рәсмиләштерелде һәм алар кабат техник карау узарга тиеш булачак.
Илнур Сафин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
