Ютазы муниципаль районында техник карау уздырыла

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

29 июльдә 2019 елга техник караулар уздыру графигы нигезендә Ютазы муниципаль районында "Волма-Абсалямово" ҖЧҖ карамагындагы тракторларга һәм төягечләргә техник карау уздырылды. Техник карауга 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булуга һәм машиналарның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карап чыгу барышында 12 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды һәм техник карап чыгу узу турында таныклык алачак. 1 берәмлек техника буенча техник карау акты төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

     Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International