Алексеевск муниципаль районында ашлык комбайннарына техник карау уздырыла

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 17 июлендә районның "Алга", "Родина" колхозларында, "ВЗП Южное Алексеевское", "Р.М.Хәмитов" КФХ, "Элита" ҖЧҖ хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды.

42 берәмлек комбайн тикшерелде, 28 берәмлеккә техник карау узу турында таныклык бирелде. Ачыкланган бозулар буенча, төзәтү срокларын күрсәтеп, 3 күрсәтмә бирелде.

Фәнис Бакиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International