2019 елның 18 июлендә Азнакай муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә ашлык җыю техникасының әзерлегенә тикшерү уздырылды. Комиссия эшендә катнаштылар: Азнакай шәһәре башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы, Булатов Ришат Нурфаяз улы АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Хөҗәтов Руслан Мәннәф улы. Конкурс барышында һәр районда 8әр авыл хуҗалыгы оешмасы тикшерелде. Төп игътибар техник әзерлеккә, шулай ук хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыру мәсьәләләренә бирелде. Нәтиҗәдә тикшерелгән барлык хуҗалыклар буенча бәяләү баллары билгеләнде һәм конкурс үткәрү беркетмәсе нигезендә призлы урыннар бирелде. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча: беренче урынны "Таллы Бүләк" ҖЧҖ алды, икенче урында – "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖ.
Руслан Мәннаф улы – Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
