16-17 июль көннәрендә Арча муниципаль районында АСК оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурс уңышны җыеп алуга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү һәм булачак уңышка нигез салу максатларында уздырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Л.Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник яктан яңадан коралландыру секторы мөдире Я.Г.Клетенков, "Россельхозцентр" ФДБУ филиалының район бүлеге җитәкчесе С.М.Сәлахетдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М.Гатиятов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Г.Г.Касыймов катнашындагы комиссия Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынга "Северный" АХП ҖЧҖ (48 балл) чыкты, икенче урында – "Курса МТСы" ҖЧҖ, "Яңарыш" АФ ҖЧҖ (47 балл), өченче урында – "Тукай" ҖЧҖ, "Аю" АФ" ҖЧҖ (45әр балл).
Г.Г.Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.