2019 елның 18 июлендә Апас муниципаль районында АСК оешмалары арасында 2019 елга урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча урып-җыю техникасын кабул итү булды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов, "РСЦ" ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Кама Тамагы районы бүлеге башлыгы Р.Х.Ганибаев катнашындагы бәяләү комиссиясе районның сигез хуҗалыгында булды.
Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.Н.Заһидуллин, механикалаштыру буенча консультант М.Р.Ахтареев, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Н.К.Гыйсмәтуллин, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ашлык җыю техникасына карау уздырылды, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өйрәнелде. Бигрәк тә техниканы бер урыннан икенче урынга күчерү эшен ИТР белән берлектәндә һәм уракны транспорт торышында күчерергә кирәклеге турында ассызыкланды. Комбайннар арасындагы дистанцияне башка транспорт чараларына аларны узып китү өчен оптималь ераклыкта сакларга кирәк. Комбайннарның хәрәкәт маршрутлары торак пунктларны йөреп чыгарга һәм гомуми файдаланудагы юлларның минималь кисешкән урынында үтәргә тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда мәшгуль кешеләрне кызыксындыруга бәйле нигезләмәләр турында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең 50 баллы система буенча әзерлек дәрәҗәсен район буенча уртача 44,75 баллга бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны "АгроАктив" АХП ҖЧҖ (48 балл), икенче урынны "Свияга" АХП ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе (47 балл) алды.
Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Н.Гыйбадуллин урып-җыю техникасын әзерләгәндә катнашкан барлык механизаторларга, белгечләргә һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
