Әтнә муниципаль районында урып-җыю эшләренә әзерлек тикшерелде

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районында 17 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе районның АСК оешмаларының урып-җыю транспорт комплексының 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерде, аның эшендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Комбайннарның әзерлеге һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт ителүе, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар белән тәэмин ителеше тикшерелде, хуҗалыклардагы ашлык җыю комбайннары бөртекне чәчү-чәчмәүгә карата тикшерелде. Шулай ук үзйөрешле уракларның, ашлык ташу комплексының, ындыр табагының әзерлегенә дә игътибар бирелде. Комиссия, тулаем алганда, районның урып-җыюга яхшы әзерләнүен билгеләп үтте; нәтиҗәләр буенча беренче урын Ленин исемендәге нәселле завод авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына бирелде. Икенче урында – "Шахтер" ҖЧҖ, өченче урында – Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК.

 

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International