Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерә башлады. Беренчеләрдән булып, аларга Тукай ис. ҖЧҖ һәм "Уңыш" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге техника тәкъдим ителде. Техник карау уздырганда куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәүгә һәм техник карау уздырганда янгын сүндерү чараларына, тормозларның, тышкы ут җиһазларының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, саклагыч тиреләренә һ.б., шулай ук теркәлү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыгы булуына махсус игътибар бирелә. Бу хуҗалыкларда барлык комбайннар да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы узды.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.