Азнакай муниципаль районында "Хосусый зат-2019" операциясе уза

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә Азнакай муниципаль районында "Хосусый зат-2019" профилактик операциясе уздырыла. Азнакай муниципаль районы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге ТР ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә эксплуатация вакытында үзйөрешле машиналарның техник торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрә. Транспорт чараларының теркәү документлары, тиешле категория буенча тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклыклары тикшерелә. Техник карап чыгу кагыйдәләрен, теркәү кагыйдәләрен бозган, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка идарә иткән өчен 5 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

 

Руслан Мәннаф улы – Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International