Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында ашлык җыю комбайннары кабул ителде

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 июленнән башлап республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары һәм ындыр табагы җиһазларының бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга һәм агрегатларларның төп туфрак эшкәртү эшенә әзерлеге буенча конкурс үткәрелә. 2019 елның 17 июлендә "Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты" директоры М.Ш.Таһиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ИМО секторының әйдәүче киңәшчесе И.Р.Гарипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Г.Зиннәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.Р.Сабиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов катнашындагы комиссия 6 хуҗалыкны 2019 елгы уңышны җыюга әзерлек предметы буенча тикшерде. Эш барышында комиссия урып-җыю техникасының һәм агрегатларның, ашлык җыю комбайннарының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының киләсе уңышны кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзерлеген бәяләде. Шулай ук һәр хуҗалыкта ашлык урып-җыю комбайннары герметиклыкка тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Рацин-Шали" ҖЧҖ, "Агролак" ҖЧҖ һәм "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ яхшы әзерлекле дип табылды. 

В.В.Максимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International