2019 елның 16 июлендә "Ремтехсервис" ҖЧҖендә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Хуҗалыкта 5 берәмлек ашлык җыю комбайны бар. Комбайннарга ике механизатор беркетелгән. Карап тикшергәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Техник карап чыгуда хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.