Буа муниципаль районында уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июльдә Буа муниципаль районында урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрелде. Конкурста районның әйдәп баручы алты авыл хуҗалыгы оешмасы катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов катнашында "Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге" коммерциясез оешмасы идарәсе рәисе Р.Р.Шәймәрданов җитәкчелегендә, районның техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г. Разбитнов һәм "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары И.М.Әфләтүнов катнашындагы конкурс уздыру комиссиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре нигезендә конкурска йомгак ясады. Конкурс барышында ашлык җыю комбайннарының оптималь тәэмин ителеше һәм аларның әзерлек дәрәҗәсе (техник һәм технологик), кирәкле механизаторлар штаты белән комплектланыш һәм башка күрсәткечләр кебек этапларга тиешле бәя бирелде.  Җыелган баллар буенча беренче урынны "Авангард" ҖЧҖ алды, икенче һәм өченче урын "Ямбулат" ҖЧҖ һәм "Заря" ҖАХК хуҗалыкларына бирелде. "Кыят" ААҖ хуҗалыгы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ул "Заря" ҖЧҖ кебек тигез күләмдә балл җыйды, ләкин конкурс күрсәткечләрен бәяләү шартларын кабул итеп, алдынгы урынны иң зур җитештерү күрсәткечләре булган хуҗалык алды, бу критерийларга "Заря" ҖЧҖ туры килә иде.

Конкурсны үткәрү "Знамя" район газетасы корреспонденты тарафыннан яктыртылды.

 

Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International