Чирмешән муниципаль районында урып-җыю техникасы каралды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июль көнне Чирмешән районында Н.И.Серендеев КФХ базасында урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерү һәм "2019 ел уңышы"н үткәрү буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарны Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде, аларның авыр хезмәтен билгеләп үтте, яхшы уңышларга ирешүләрен теләде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов катнашты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин 2019 елгы уңышны җыеп алу һәм киләчәк уңышка нигез салу буенча агротехник таләпләр һәм бу чараларны үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре алдында нотыклар белән чыгыш ясадылар: районның авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру һәм электрлаштыру буенча консультанты Радик Нәзыйров һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Сәлахов.

        Бер үк вакытта комбайннарның 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде. Комиссия составында: рәис – Фәнил Шәйхетдинов, Николай Борин, Йосыф Фәхретдинов, Марс Мингалимов, Ильяс Гатауллин, Радик Нәзыйров, Илнур Сәлахов.

     Тикшерү нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – "Әккәрәй" ҖЧҖ – идарәче Илназ Гыйльметдинов;

2 урын – "Күтәмә АГРО-фирмасы" – Фәнүзә Гобәйдуллина;

3 урын – Н.И.Серендеев КФХ – Николай Серендеев;

4 урын – Г.Ф.Макаров – Геннадий Макаров.

     Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен районда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты һәм фуршет өстәлләре оештырылды.

 

Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International