2019 елның 16 июлендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е", "F" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнарга 28 укучы кертелде, шуларның 23е имтиханны уңышлы тапшырды. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.