Агымдагы елның 15 июлендә, эш графигы нигезендә, Яшел Үзән шәһәренең "Автоправо-М" ҖЧҖ базасында "А1" категориясендәге тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. 8 студент арасыннан имтиханга 6сы кертелде. Теория һәм гамәли имтиханны беренче тапкырдан 4 студент тапшырды, алар "А1" категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына таныклык алачак.
Кабат имтихан 7 көннән соң узачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
