Арча муниципаль районында бөртек җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 15 июлендә "Курса МТСы" ҖЧҖдә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды.  Хуҗалыкта 6 берәмлек ашлык җыю комбайны бар. Комбайннарга ике механизатор беркетелгән. Карап тикшергәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Техник карап чыгуда хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Л.И.Абдуллин катнашты. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Г.Г.Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International