Яңа Чишмә районында 2019 елның 1 июлендә башланган "Хосусый зат" операциясе дәвам итә, ул Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла. Операция барышында шәхси затларга, шулай ук юридик затларга караган үзйөрешле машиналарның, тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, юл документациясе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, еллык техник карауның вакытында үтәлүе тикшерелә.
Операция башланганнан бирле ике механизатор административ җаваплылыкка тартылды, күрсәтмәләр һәм кисәтүләр бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.