Теләче муниципаль районында "Хосусый зат" операциясе үткәрелә

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Үзйөрешле машиналарны закон таләпләре нигезендә эксплуатацияләүгә күзәтчелек итү максатларында Теләче районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары һәм техникага техник карау узу турында таныклыклары һәм башкалар тикшерелә.  

Агымдагы елның июль аенда мондый чаралар "Хосусый зат" республика профилактик операциясе кысаларында үткәрелә. Эш барлык мәнфәгатьле хезмәтләр белән берлектә алып барыла. Операция барышында 6 максатчан рейд үткәрелде һәм 16 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

 

Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International