Чирмешән муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырыла

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 11 июлендә "Чирмешанагро" ҖЧҖ, "Күтәмә агрофирмасы" ҖЧҖ һәм Н.И.Серендеев КФХ предприятиеләрендә ашлык җыю комбайннарына ел саен гамәлгә ашырыла торган техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау уздырганда янгынга каршы чаралар, рөхсәт ителгән категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгесе, агрегат номерларының әлеге белешмәләргә туры килүе тикшерелде, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International