2019 елның 12 июлендә "АгроАктив" АХП" ҖЧҖдә бөртек җыючы комбайннарга техник карау уздырылды. Хуҗалыкта 4 берәмлек КЗС-1218-29 Полесье-1218 маркалы ашлык җыю комбайны бар. Һәр техникага ике механизатор беркетелгән. Карап тикшергәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Техник карап чыгуда хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.