Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында – "Хосусый зат" операциясе

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

1 июльдән 19 июльгә кадәр Мамадыш муниципаль районы территориясендә ел саен үткәрелә торган "Хосусый зат" профилактик операциясе кысаларында чара уздырыла. Рейд Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча территориаль бүлеге башлыгы – И.Р.Сафин һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ территориаль бүлеге башлыгы Р.М.Харисов катнашында үткәрелә, күчмә рейдлар барышында 25 артык үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде, хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында 5 беркетмә төзелде.  Хокук бозу очраклары административ эшләргә теркәү өчен фотоаппаратурага теркәлде. Түбәндәге мәсьәләләргә махсус игътибар бирелде: - дәүләт номеры тамгасы, теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, рөхсәт талоны булу-булмауга, ут сүндерүчеләр, аптечкалар белән комплектланышка. Шулай ук тавыш һәм яктырту приборлары, чисталык, ягулык, май аккан урыннарның булу-булмавы һ.б. тикшерелде.


Илнур Сафин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International